Ташкичү авылы китапханәсендә “Сөмбелә-2015” бәйгесе узды

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
 Ташкичү авылы китапханәсендә “Сөмбелә-2015” бәйгесе узды.Бәйгедә катнашкан кызлар төрле конкурсларда үзенең көчләрен сынаштылар. Чибәр генә булу җитми, аккылы, тапкыр, тырыш та булырга кирәк. Иң башта алар үзләре турында сәнгатьле итеп сөйләп, җюри агъзәларына үз кулы белән әзерләнгән ризык һәм чәчәк композицияләрен тәгъдим иттеләр. Аннары җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан мәкальләләргә һәм табышмакларга җавап эзләделәр. “Мин әниемнең уң кулы” конкурсында кызларның бәрәңге әрчү осталыклары тикшерелде .  1 урыны һәм “Сөмбелә-2015” исемен Алия Әхмәтҗәнова яулап алды. Икенче урын Зилә Гимаевага бирелдә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International