«Хәйрия ярминкәсе» оештырылды

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Сәмәкәй авылында Республика көнен бик матур итеп билгеләп үттеләр. Залда күңелле музыка уйнады, килгән кунакларны тәмле коймак белән кайнар чәй көтеп торды. Бәйрәм уңаеннан, «Нечкәбил» республика конкурсы конкурсанты Альфира Исхакова тарафыннан «Хәйрия ярминкәсе» оештырылды. Ярминкәдә бигрәк тә Сәмәкәй мәктәбе коллективы актив катнашты. Чарадан кергән биш мең сум акча, 5 сентябрь көнне, Казанда үткэн  «Нечкәбил» конкурсының ярымфиналында, Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фондына тапшырылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International