Минем яраткан Татарстаным» исемле брейн-ринг уены үткәрелде.

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә, Татарстан Республикасының оешуына 25 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары арасында «Минем яраткан Татарстаным» исемле брейн-ринг уены үткәрелде. Командаларга бәя бирергә махсус жюри билгеләнде. 
Уен, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының гимны белән башланып китте. Соңыннан командалар үзләре белән таныштырып үтте, туган илебез турында сорауларга җавап эзләде, кыска гына хикәяләр язды. Мәктәп укучылары уен барышында Татарстаныбызның истәлекле урыннары белән дә танышты. Барча кеше шулай ук оештырылган китаплар күргәзмәсен дә игътибарсыз калдырмады. Брейн-ринг уены ахырында барлык укучыларга да Татарстан флагы формасында махсус тасмалар таратылды. Ә аннары бөтенебез бергәләп, «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкардык, дипяза   Иске Җирекле авылының мәдәният йорты директоры Гөлназ Зарипова. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International