Тукай районы буенча Социаль пакет җыелмасын 800 кеше куллана

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
2015 елда “социаль пакет”тан файдаланырга теләүчеләр  агымдагы елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия бүлегенә килеп гариза язарга тиешләр (2014 елда аны алучыларга һәм беренче тапкыр инвалидлык алучыларга яңадан гариза язарга кирәкми). Икеләнеп калгансыз икән, үзегез аралаша торган, яки сезне дәвалаучы табиб белән киңәшеп алу кирәк.– 2015 елның 1апреленнан ай саен түләнә торган акчаның күләме –930,12 сум. Шуның 716,4 сумы дарулар өчен, 110,83 тиен
   санаторий-курортта дәвалану, 102,89 сумы шәһәр яны тимер юл транспорты һәм шәһәр яны җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен каралган.
 Әгәр социаль пакет җыелмасын кире кайтарырга ни­ятләгәнсез икән, яшәү урыны буенча пенсия фонды бүле­генә барып яңадан гариза тапшырыгыз. Моны 1 ок­тябрьгә кадәр эшләргә кирәк.
 Тукай районы буенча Социаль пакет җыелмасын 800  кеше куллана
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International