“Милләтләр күп – илебез берәү!» Россиянең Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләр шундый исемдәге социаль рекламалар бәйгесендә катнаша ала. Ул Удмуртия Республикасы милли сәясәт министрлыгы башлангычы белән үткәрелә. Бәйге“Россия халыклары арасында берләштерүне ныгыту һәм Россия халкында этник культураны үстерү ” максатын күз алдында тота. Бәйгедә аерым авторлар, иҗади коллективлар да катнаша ала. Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 30 нчы октябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 19 нчы ноябрьдә билгеле булачак.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)