Изгелек көнендә ЮХИДИ идәрәсе башлыгы белән бергә

2015 елның 11 сентябре, җомга
10 сентябрь  көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре  “Көзге  яхшы эшләр атналыгы — яхшы эшләр эстафетасы”#ДОБРЫЙТАТАРСТАН акциясе кысаларында   « изгелекләр визита  »  көнендә Круглое Поле мәктәбендә   Тукай районы ЮХИДИ   идәрәсе башлыгы, полиция  майоры Шамил Ганиев белән берлектә "Мәктәпкә  хәерле  юллар"  дигән  чара  оештырылды.Чарада ата-аналар һәм 2 нче класс укучылары катнашты.
Социаль  педагог Оксана Абрамова , психолог Эльмира Закирова   юл  йөрү кагыйдәләре буенча  балаларга  видеоролик һәм мультфильм күрсәттеләр, күңелле   «Светофор» уены узды һәм  балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр ,соныннан юл йөрү кагыйдәләрен тагында ныграк үзләштерүгә ярдәм итәрлек буклетлар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International