Татарстан командасы беренче урынга лаек булды

2015 елның 11 сентябре, җомга

3-6 сентябрьдә Австриянең Вена шәһәрендә балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча Европа белем бирү бәйгесе үтте. Аны Халыкара автомобиль федерациясе (FIA) оештырды.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә Россия данын яшь юл инспекторларының “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” Бөтенроссия бәйгесендә яхшы күрсәткечкә ирешкән Татарстанһәм Липецк өлкәсе командалары яклады. Составында Казанның 177 нче мәктәбеннән Руслан Береснев һәм Идалия Гафарова, башкаланың 19 нчы гимназиясеннән Никита Чеканов белән Анна Лабутина чыгыш ясаган Татарстан командасы беренче урынга лаек булды. Липецк өлкәсе командасы – икенче, Латвия вәкилләре өченче урында калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International