Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы тукайлыларны кабул итә. .

2015 елның 11 сентябре, җомга
15 сентябрь көнне 16.00дән 18.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында (Яр Чаллы ш., ГЭС бистәсе, 8/4 йорт) Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Ратмир Шәйдуллин тукайлыларны кабул итә. Райондашлар аңа торак-коммуналь хуҗалыгына, коррупциягә, хезмәт, пенсия, торак, ветераннарга кагылышлы һәм башка шундый законнарның үтәлеше буенча сорауларын бирә алалар. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар – 71-31-33, 71-35-12.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International