Форумда катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы, форум белән Россиядәге генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдәге белгечләрнең дә кызыксынуын ачык күрсәтә. 8 сентябрь көнне Казанның “Корстон” комплексында узачак пленар утырышта музейлар үсеше өчен әһәмиятле һәм актуаль булган проблемалар күтәрелде. Төп чыгыш ясаучылар арасында - халыкара музейлар җәмгыятендә яхшы билгеле булган белгечләр: Владимир Толстой (Мәскәү), Михаэль Хенкер (Мюнхен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам), дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.
Форумда музейларның үсеш перспективаларына, регионнар икътисадында музейларның роленә, нәтиҗәлелек күрсәткечләренә, маркетинг технологияләренә, барлык юнәлешләрдә башкарыла торган эшкә яңача якын килү алымнарына зур игътибар бирелде
Форум барышында секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, презентацияләр булды. Эшлекле программа Казан музейларының, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының, Зөя утравы музееның яңа экспозицияләре, “Возрождение” - “Яңарыш” республика фонды эшчәнлеге белән танышуны да үз эченә алган
Мәдәни программа музей маршрутлары аша республика халкының тарихи-мәдәни гореф-гадәтләрен, Татарстанда туган Г.Тукай, Г.Державин, М.Горький һәм Ф.Шаляпиннарның мирасларын, Татарстанның имиджы формалашуда музейларның ролен күзалларга мөмкинчелек бирә.
Форумның тематикасы музей белгечләренә кызыклы булыр дип уйланыла. Ә форумда катнашучылар музейлар алдында гына түгел, ә бөтен җәмгыять алдында торган катлаулы проблемаларны чишү буенча уртак бер фикергә килерләр, глобализация һәм кризис шартларында музейларның әһәмиятен, этникара киеренкелекне йомшартуда, экстремизм һәм терроризмны профилактикалауда, төрле халыклар арасында толерантлык мөнәсәбәтләре тәрбияләүдә аларның ролен тагын бер тапкыр ассызыклап күрсәтерләр, якындагы унъеллыкка музейларның үсеш перспективаларын билгеләрләр.