Республика Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов ышанычлы җиңү яулады

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Республика Президенты сайлауларында ышанычлы җиңү яулаган Рөстәм Миңнехановны Татарстан  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренчеләрдән булып котлады. Татарстанның беренче Президенты Рөстәм Миңнехановның барлык халык сайлауларында җиңүен бик шәп дип атады. «Бу дәрәҗәдәге ышаныч Сезгә сайлаучылар һәм бөтен Татарстан халкы алдында тагын да зуррак җаваплылык өсти», – диде Минтимер Шәймиев һәм киләчәктә Рөстәм Миңнехановка туган республикасын җитәкләүдәге катлаулы эшчәнлегендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International