Өйдән чыкмый гына пенсия билгеләү

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Районыбыз гражданнары хәзер пенсия рәсмиләштерү буенча гаризаны өйдән чыкмыйча гына электрон почта аша җибәрә алалар. Бу алым халык өчен бик уңайлы. Район пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү службасына килеп чират торасы да юк. Шунысын да искәртәсебез килә, гариза язганда үзеңнең электрон адресыңны, ул булмаса телефон номерын төгәл язып салырга кирәк.
 
Болар пенсия билгеләгәндә өстәмә мәгълүматлар кирәк булган очракта эшне тизләтү максатыннан файдаланыла. Гаризаны гражданнар пенсия фонды идарәсендә интернет аша бер ай алдан бирә алалар.Документларны  иминиятләштерелгән затның “Шәхси кабинет”ы ашаuэлектрон сервис бүлеге аша да җибәрергә мөмкин- www.pfrf.r Болай эшләү пенсия яшенә җиткән гражданнарның вакытын экономияләүгә китерә. Ул күпләр өчен уңайлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International