15нче сентябрь- балалар язучысы А. Алишның тууына 107яшь тулган көн. Аның иҗаты, әсәрләре белән таныштыру максатыннан Яңа Бүләк авылы китапханәчесе “Сәйлән” балалар бакчасында “Язучы да Алиш, батыр да” дип аталган чара уздырды. Чарада 11кеше катнашты.
Китапханәче балаларны презентация ярдәмендә А. Алишның биографиясе, иҗаты, балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырды. Шулай ук нәниләр”Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар”,
“Нечкәбил”, “Бикбатыр белән Биккуркак” һ.б. китапларына күзәтү үткәрделәр. Сәнгатьле итеп укылган “Койрыклар” әкиятен балалар бирелеп тыңлады. Ә “Сертотмас үрдәк” әкиятен экраннан карау алар өчен тагын да кызыклырак булды. Соңыннан һәр бала А. Алиш әкиятләре буенча рәсемнәр ясады, фикер алышты.