Бөртекле һәм кузаклы культуралар тагын 1,0 мең га, ягъни барлык мәйданнан 2 % җыясы калган

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

16 сентябрьгә Тукай районында 44,1мең га мәйданда 129,2 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 29,3 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар тагын 1,0 мең га, ягъни барлык мәйданнан 2 % җыясы калган.

 

Аерым хуҗалыклар(“Чаллы яшелчәсе” ҖЧҖ,“Камский” ҖК, “Гигант” ҖЧҖ , “Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ, “Тукай азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ, ”Ярыш” АХП ҖЧҖ , “Алмаз” АХП ҖЧҖ, “Вилданов” КФХ) урып-җыюны төгәлләделәр. 

 

Районда  14617 га мәйданда – 47,3 мең тонна сабан бодае, 15604 га мәйданда 40,1   мең тонна арпа суктырып җыелган.

 

747,5   га мәйданда 291527 центнер шикәр чөгендере алынган, уртача уңыш - 390 ц/га,192 гектар мәйданда 4390 тонна бәрәңге җыелган, уртача уңыш - 192 ц/га.

 

Көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килә.16 сентябрьгә көзге культуралар 13939 гектар   мәйданда чәчелгән, 22,0 цн терлек азыгы  әзерләнгән  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International