Россия Пенсия фонды идарәсе Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Казанның Мәскәү районында ялган Пенсия фонды вәкилләре йөрүе турында кисәтә.
Идарә тармагына йортлар буенча үзләрен РФ Дәүләт пенсия фонды вәкилләре буларак таныштырып, әңгәмәләр үткәрүче, документларга имза куярга кушучы һәм халык санын алучы яшь егетләр йөрүе турындагы мәгълүмат килеп ирешкән.
Шуңа да казанлыларга сак булырга киңәш итәләр. Дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре йортлар буенча йөрми һәм әңгәмәләр үткәрми. Халыкны кабул итү яшәү урыны буенча бары тик Россия Пенсия фондының җирле органнарында халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында гына башкарыла, хезмәткәрләр халык белән очрашуга чыккан очракта, бу турыда алдан кисәтелә, дип хәбәр иткән шәһәр мэриясенең рәсми порталына Казанның Киров һәм Мәскәү районы хакимиятенең матбугат хезмәте.