“Гигант ” җаваплыгыгы чикләнгән җәмгыятендә семинар-киңәшмә узды.

2015 елның 18 сентябре, җомга
Районының “Гигант ” җаваплыгыгы чикләнгән җәмгыятендә «Терлекчелек комплексларының кышка әзерлеге» турындагы   дигән семинар-киңәшмә узды. Семинар эшчәнлегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре  хезмәт,  районның  мәшгуллек үзәге  башлыгы Сиврюк Т.Н.,районның баш ветеринария табибы Әнсар Әбделманов катнашты. Семинарда катнашучылар "Гигант " хуҗалыгында капиталь ремонтттан соң булган терлекчелек абзарын карадылар,хуҗалык   директоры Риф Имамов  терлекләрне бәйләмичә асрау  технологияләре хакында сөйләде , шулай ук анда терлекчелек тармагын алып бару һәм көзге  кыр эшләре  мәсьәләләре дә  тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International