Бәйгенең төп максаты – замана яшьләрендә шәхескә хөрмәт, хокукый җәмгыятьнең кыйммәтләрен һәм идеалларын яклауга һәм саклап калуга омтылыш тәрбияләү, актив гражданлык позициясе формалаштыру.
Бәйге өч номинациядә үткәрелә:
1. анимацион ролик / видеоролик;
2. фоторәсем / график сурәт;
3. Instagram социаль челтәреннән файдаланучылар өчен номинация (1 этап).
Эшләргә таләпләр гади: бәйгегә җибәрелгән эш бәйгенең хокук саклау темасына туры килергә тиеш.
«Анимацион ролик/видеоролик» һәм «Фоторәсем /график сурәт» номинацияләрендә бәйге ике этапта үткәрелә:
1 нче этапта (14.09.2015–13.11.2015) эшләр бәйге таләпләре буенча үз Югары уку йортларында сайлап алына.
2 нче этапта (16.11.2015–04.12.2015) жюри тәкъдим ителгән эшләрдән иң яхшыларын сайлап алачак.
Instagramнан файдаланучыларга бәйге эшен, үз фотоларын @tat.ombudsman дип билгеләп урнаштырырга кирәк. Гаризалар 14 сентябрьдән 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Игътибар! Бәйгедә катнашу өчен Вәкил сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга һәм аны бәйге эше белән бергә беренче ике номинациядә катнашу өчен югары уку йортына, ә Instagramнан файдаланучылар – tat.ombudsman@yandex.ru.почтасына җибәрергә тиеш.