Әфәри, Кенәзлеләр!

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
Кенәз урта мәктәбе  төркеме  “Алга, яшь армиячеләр!” республика хәрби-спорт уенының зона этабында призер  булды. 

“Алга, яшь армиячеләр!” хәрби-спорт уены өлкән сыйныф укучылары өчен гаять әһәмиятле: ул патриотлар, рухи-әхлакый һәм физик яктан камил кеше тәрбияләргә ярдәм итә. Егетләр һәм кызларда кыюлык, тәвәккәллек, тәртиплелек кебек сыйфатлар арта. Өстәвенә бу – егетләрне Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерләү һәм аларның физик чыныкканлыгы да әле.

Уен программасы кызыклы булды. Балалардан тарихны тирәнтен белүне таләп иткән “Геройларга тиңләшегез”, “Ватан тарихының сугышчан сәхифәләре” конкурсларыннан тыш, төп урынны саф әзерлеге һәм көч әзерлеге, хәрбиләштерелгән эстафета, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан ату, кулларда күтәрелү, мәтәлчек ату һәм башка ярышлар алып торды.Җитәкчеләре Белов Виктор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International