Традицион рәвештә, бу көнне министрлык хезмәткәрләре эш урыннарына җәмәгать транспортында һәм велосипедта киләчәк. Татарстанда, 2009 елдан башлап, акциядә ел саен 60 меңнән артык йөртүче катнаша. Бер автомобильнең атмосферага тәүлегенә уртача 5-6 кг зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруын исәпкә алганда, акция көнендә автомобильләрдән һаваны пычрата торган матдәләрнең 300 тоннага кадәр азрак бүленеп чыгуы турында сүз йөртеп була.
Автомобильсез көн үткәрү традициясе 1998 елда Франциядә барлыкка килә. Ул чакта бу көн дистәләгән шәһәрдә билгеләп үтелә. 2001 елда бу хәрәкәткә дөньяның 35 илендәге меңнән артык кала кушыла.