Тукай районы мәдәният бүлеге 11 октябрь көнне "Тукай эзләре буйлап" дигән Казан буйлап экскурсия оештыра.
Программада:Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы мәгълүматлар белән белән танышу, Иске Татар бистәсе буйлап сәяхәт,Тукай аягы баскан башка бик күп кызыклы урыннарны да күреп булачак, әлбәттә Муса Җәлил опера һәм балет театр бинасында "Шүрәле " балетын карау мөмкинчелеге дә бар.
Фәрит Яруллин «Шүрәле» балеты ул республикабызның визит карточкасы. Тамашачылар бу әсәрне 1945 елда Казанның М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында(Татарстан Опера академия театры) караганнар
Фәрит Яруллинның тормышы бик яшьли өзелә: 29 яшендә ул Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ләкин фронка киткәнче ул үзенең иң танылган әсәрен – «Шүрәле» балетына музыка язып өлгерә.
Габдулла Тукай әкияте мотивлары буенча язылган бу әсәр Татарстанда балет жанры үсешенә нигез сала. «Шүрәле» балеты өчен 1958 елда үлеменнән соң Фәрит Яруллинга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ул – бу премиянең иң беренче һәм бүгенге көнгә кадәр иң яшь лауреаты.
Экскурсиянең бәясе: 1850 сум(студентлар өчен1800 сум) га чаклы, шул исәптән: ашау, страховка, юл (транспорт) бәясе, экскурсияләр.Сораулар буенча түбәндәге телефоннар аркылы мөрәҗәгать итәргә кирәк. 70-13-42,71-50-25