Пенсия фонды“Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча елның иң яхшы иминиятләштерүчесе-2015” конкурсы уздыра

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен уздырыла  торган “Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча  елның  иң яхшы иминиятләштерүчесе-2015”  бөтенроссия конкурсының бишенчесе башлану турында хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар – мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе өчен Пенсия фондына иминият кертемнәре түләүчеләр. Бәйгедә катнашу өчен, иминиятләштерүче үз хезмәткәрләренең хезмәт пенсияләренең иминият һәм тупланма өлешләренә иминият кертемнәрен Пенсия  фонды бюджетына вакытында һәм тулы күләмдә күчереп барырга; персонификация-ләнгән исәп һәм  иминият кертемнәрен түләү документларын тиешле срокта хаталарсыз тапшырырга; барлык хезмәткәрләрен мәҗбүри пенсия иминият-ләштерүе системасында вакытында теркәтергә тиеш. Моннан тыш, эш  бирүче һәм иминиятләштерелгән затлар адресына РФ пенсия законнары бозылу турында шикаятьләр булмау да кирәк.

Татарстан Республикасында конкурсның җиңүчеләре дүрт категориядә билгеләнәчәк: хезмәткәрләре 500 кешедән арткан эш бирүчеләр,  100дән 500гә кадәр, 100 кешегә кадәр булган эш бирүчеләр һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр.

2015нче елның иң яхшы иминиятләштерүчеләре РПФ идарәсе рәисе һәм Пенсия фондының Россия Федерациясендәге бүлекләре идарәчеләре имзалаган Мактау дипломнары белән бүләкләнәчәк.

“2015нче елның иң яхшы иминиятләштерүчесе” конкурсына нәтиҗәләр, иминиятләштерүчеләр 2015 нче ел өчен отчетларын тапшырып бетергәч, 2016 нче елның маенда ясалачак.

Отчетлар тапшырылган 2014 нче ел йомгаклары буенча, 2015 нче елдагы конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 7,6миллионнан артык эш бирүче катнашты. Т Конкурс уздырылган 5 ел эчендә Россия Федерациясенең 82 субъектындагы  социаль  җаваплылыкны күбрәк тоючы 6030 эш бирүче бүләк алды. 

 

 

 

Пенсионная справочная   074, 30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International