Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүгенге көндә социаль хезмәтләр җыелмасы составында өч төрле социаль хезмәт тәкъдим ителә:

– табиб рецептлары буенча медицина ярдәме стандартларына туры килгән кирәкле дарулар, шулай ук инвалид балаларны дәвалау һәм тукландыру өчен махсус продуктлар белән тәэмин итү;

– төп авыруларны кисәтү максатында медицина күрсәтмәләре буенча санатор-курорт дәвалануга юллама бирү;

– шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалану урынына кадәр бару һәм кире кайту. Федераль законнар җыелмасында ташламалы категория гражданнарына сайлау хокукы каралган: социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алу. Законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, тулысынча социаль хезмәтләр җыелмасыннан, бер яки ике социаль хезмәттән баш тарту рөхсәт ителә. 2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр өчен аена 930 сум 12тиен түләнә. Алда әйтеп үтелгән һәрбер хезмәткә түбәндәге суммалар каралган:

– дарулар белән тәэмин ителешкә – 716 сум 40 тиен;

– санатор-курорт тәэмин ителешкә – 110сум 83 тиен;

– транспорт хезмәтенә – 102 сум89 тиен.

Социаль хезмәтләрдэн  Тукай районы буенча 3426 кеше куллана. НСУдан 60% социаль хезмәтләрдән баш тарткан-акча алалар,  дарулардан 62,5% кеше баш тарткан

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International