Иминлек айлыгы узды

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
17 августан-17 сентябрьгэ чаклы районда   иминлек айлыгы узды
Аны уздыруның максаты – балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм кисәтү иде. Әлеге айлык барышында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә мәктәпләрдәге яшь инспекторлар да актив катнаштылар. Яшь инспекторлар башлангыч сыйныф укучыларына юл аша чыгарга ярдәм иттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Айлык  барышында укучылар һәм ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес  тоту, юл кагыйдәләрен кабат искә төшерү  турында чаралар утте. Юлларда куркынычсыз тоту культурасын тәрбияләү өчен интернет-дәреслэр  үткәрелде,үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча түгәрәк өстәлләр, профилактик сыйныф сәгатьләре, иҗади конкурслар һәм ярышлар узды.Яңа уку елында балаларнын  иминлеген тәэмин итү максатларында узган бу айлыкта ЮХИДИ белгечлэре,сәламәтлек саклау учреждениеләре дә тартылды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International