"Шигъри мизгелләр” дип исемләнгән чара үткәрдек.

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

5нче октябрь көнне өлкәннәр декадасы уңаеннан Иске Абдул китапханәсе мөдире Бахтеева З.М. һәм мәдәният йорты директоры Валиева Г.Ф.,сәнгать  җитәкчесе Ситдикова К.М.  “Шигъри мизгелләр”  дип исемләнгән чара үткәрдек.Күптән түгел генә ветеран укытучыбыз,авылның ак әбисе Гарипова Халисә апа  Дамир Гарифулллинның   шигырьләр китабын бүләк иткән иде. Килгән өлкәннәребезне  әлеге китап белән таныштырдык,аннары  шигырьләр укыдык,фикер алыштык. Чарада барлыгы  11 кеше катнашты

                                     Китапханә мөдире  Бахтеева З.М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International