1нчеоктябрь көнне Иске Абдул мәдәният йортында халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.Иң элек өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Сафина Р.Х, район вәкиле Абделманов Ә.Ә.,ветераннар советы рәисе Дәүләтшин З. котлады. Без- “ Асылъяр” фольклор ансамбле өлкәннәребезгә каз өмәсе күренешен тәкъдим иттек. Җырлы –биюле тамашадан соң мәдәният йорты фойесында оештырылган “Күңел җылым чиккән мендәрдә “ исемле кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырдык. Күргәзмәдә катнашкан кешеләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырдык. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.
Иске Абдул китапханәсе мөдире Бахтеева З.М.