Түбән Суык-Су мәдәният йортында “Бер яшьлектэ, бер картлыкта” дигән кичә үткәрелде

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

5 октябрь көнне Түбән Суык-Су мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән өлкәннәр көненә багышланган “Бер яшьлектэ, бер картлыкта” дигән кичә үткәрелде. Әби-бабайларны котлап Түбән Суык-Су урта мәктәбе укучылары һәм музыка мәктәбенә йөрүчеләр матур шигырь һәм җырларын башкардылар. Шулай ук “Яшь йөрәкләр” ансамбле яңа җырлары белән бәйрәм кичәсен тагын да ачып җибәрде.

Шул ук көнне Югары Суык-Су авылының клубында да бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребез өчен спонсорлар тарафыннан чәй өстәле әзерләнде. Бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International