Шилнәбаш авылында әби-бабайларга бик матур концерт бүләк иттеләр.

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Шилнәбаш авылында, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, әби-бабайларга бик матур концерт бүләк иттеләр. Чараны алып баручы Гөлнара Садыйкова барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, яшь буынга биргән тәҗрибәләре, белемнәре өчен рәхмәт белдерде, озын гомер, сәламәтлек теләде.

Матур теләкләрен район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова, мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина, балалар бакчасы мөдире Наталья Заикина җиткерде. Концерт номерлары белән бакча балалары, «Цветик-самоцветик» вокаль ансамбле, Гөлнара Садыйкова, Ләйсән Мәрдәнова чыгыш ясады. Бәйрәм кунагы – Бәткенең «Ладушка» фольклор ансамблен дә өлкәннәр бик яратып тыңлады.

Концерттан соң өлкәннәр чәй өстәле янына җыелдылар, рәхәтләнеп аралаштылар, дип яза авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International