Мәләкәс авылында очрашу-кичә уздырылды

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Мәләкәс авылының мәдәният йортында өлкәннәребез өчен «Көзләрдә дә язлар кабатлана» дигән тематик очрашу-кичә уздырылды. Җыелган әби-бабайларга исәнлек, бәхет-шатлыклар гына теләп, район хакимияте аппараты җитәкчесе Ә. Наврозова, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы В. Артемьев, шулай ук авыл ветераннар советы рәисе М. Калинин чыгыш ясады. Бу көнне өлкәннәребез өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе эшчеләре, мәктәп укучылары белән бергәлектә әзерләнгән концерт программасы оештырылды. Балалар әби-бабайлар турында матур-матур шигырьләр сөйләде, ә X сыйныф укучылары Рамил Гаффанов, Валерия Михаилова, Лиана Умнова һәм Виктория Савдирякова сәхнәдә «Әби һәм аның оныклары» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Җыелганнар рәхәтләнеп, Р. Семенова, З. Иванова, Л. Попова, В. Артемьев җырлаганнарын тыңлап утырды. Бәйрәм кичәсендә быел үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә котладылар. Концерт тәмамлану белән өлкәннәребезне чәй өстәле янына чакырдык, дип хәбәр итте Мәләкәс авылының китапханә мөдире Лидия Фартдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International