Мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларыбызны тәбрикләдек

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Картаямыни  соң йөрәк...” Мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларыбызны  тәбрикләү чарасын  әнә шулай атадык.  6нчы октябрь көнне без -китапханәче Бахтеева З.М.,мәдәният йорты директоры Валиева Г.Ф., сәнгать   җитәкчесе Ситдикова К,М. озак еллар мәдәният йортында эшләп чыккан пенсионер өлкәннәребез-Сафина Бәһиҗә,Сәйфиева Сәлимә, Хәзрәтова Бәһиҗә, Галиева Рәйхана апларны өйләренә барып котлап кайттык.Район мәдәният бүлеге әзерләгән һәм шулай ук үзебезнең бүләкләребезне тапшырдык,аларга исәнлек –саулык,имин тормышһәм безгә үрнәк булып озын-озак яшәүләрен теләдек.

 

              Китапханә мөдире Бахтеева З.М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International