Ташкичү авылы китапханәсендә “Сөмбелә-2015” бәйгесе узды.

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
  Ташкичүдә “Сөмбелә”.

    Күптән түгел Ташкичү авылы китапханәсендә “Сөмбелә-2015” бәйгесе узды.
    Алтын көз, бөтен җиһанны сары-кызыл төскә кертә башлау белән, безнең авыл кызлары, ел саен үткәрелә торган “Сөмбелә” бәйрәменә әзерләнә башлыйлар. Иң матур күлмәкләрен киеп, тәмледән-тәмле тортлар, салатлар ясап, бәйрәмгә ашкыналар.
     Быел да бәйгедә катнашкан кызлар төрле конкурсларда үзенең көчләрен сынаштылар. Чибәр генә булу җитми, аккылы, тапкыр, тырыш та булырга кирәк. Иң башта алар үзләре турында сәнгатьле итеп сөйләп, җюри агъзәларына үз кулы белән әзерләнгән ризык һәм чәчәк композицияләрен тәгъдим иттеләр. Аннары җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан мәкальләләргә һәм табышмакларга җавап эзләделәр. “Мин әниемнең уң кулы” конкурсында кызларның бәрәңге әрчү осталыклары тикшерелде . Җюрига җинүчене сайлау бик үк җиңел булмады.
     1 урыны һәм “Сөмбелә-2015” исемең Әхмәтҗәнова Алия яулап алды. Икенче урын Гимаева Зиләгә бирелдә. Бәйгедә катнашкан һәр кыз да бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International