Пенсия рәсмиләштерү буенча гаризаны өйдән чыкмыйча 1000 артык татарстанлы башкарган инде

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Районыбыз гражданнары хәзер пенсия рәсмиләштерү буенча гаризаны өйдән чыкмыйча гына электрон почта аша җибәрә алалар. Пенсия рәсмиләштерү буенча гаризаны өйдән чыкмыйча 1000 артык татарстанлы башкарган инде.Бу алым халык өчен бик уңайлы. Район пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү службасына килеп чират торасы да юк. Шунысын да искәртәсебез килә, гариза язганда үзеңнең электрон адресыңны, ул булмаса телефон номерын төгәл язып салырга кирәк.
 
Болар пенсия билгеләгәндә өстәмә мәгълүматлар кирәк булган очракта эшне тизләтү максатыннан файдаланыла. Гаризаны гражданнар пенсия фонды идарәсендә интернет аша бер ай алдан бирә алалар. Бу очракта гражданнар теге яки бу мәгълүматлар тулысынча искә алынмый дип санасалар, эш бирүчедән тулы документларын алып пенсмия фонды идарәсенә тапшырырга тиеш булалар. Алда әйткәнебезчә аны  иминиятләштерелгән затның “Шәхси кабинет”ы аша электрон сервис бүлеге аша да җибәрергә мөмкин. Болай эшләү пенсия яшенә җиткән гражданнарның вакытын экономияләүгә китерә. Ул күпләр өчен уңайлы.
Пенсионная справочная   074, 30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-3-074

Горячая линия ПФР 8-800-510-5555

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru, www.fond.nabchelny.ru

 

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International