Калмия мәдәният йортында чәй өстәле әзерләнде

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Октябрь аенда өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелә. Безнең авыл җирлеге дә бу матур гамәлдән читтә калмады. 1 октябрь көнне Калмия мәдәният йортында чәй өстәле әзерләнде. Бу бәйрэм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмне китапханәчебез Алмира Гыйлфанова бик эзлекле итеп алып барды. Балалар бакчасы, укучылар, авылыбыз яшьләре, музыка мәктәбе өлкәннәребез каршында рәхәтләнеп чыгыш ясады. Бу бәйрәмне оештыруга авылыбыз депутаты Газинур Вильданов зур өлеш кертте. Барлык әзерләүчеләргә, катнашучыларга, матди ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга зур рәхмәт!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International