Хоккей кортларын һәр мәктәпкә

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

 

Хоккей кортларын һәр мәктәпкә
Сәмәкәй, Иштирәк, Шилнәбаш, Күзкәйдәге хоккей кортлары тиз арада яңартылырга тиеш. Тактадан эшләнгән, шактый ямьсез кортларны яңадан ясаячаклар. Узган ел районда 12 мәктәптә яңа кортлар төзелде, Кнәз, Новотроицкое, Круглое Поледа җылы киенү-чишенү урыннары булдырылды. Балаларга уйнау өчен яктырткычлар кую да көн кадагында. «Балалар интернетка кереп чумды, хәрәкәт җитми. Бу аларның сәламәтлегендә тискәре чагылыш таба. Без, җитәкчеләр, яшь буынга спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга тиеш», – диде район башлыгы Васил Хаҗиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International