7 октябрь көнне Казаклар авылы клубында китапханә белән берлектә “ Көзнең сагышлы назлары” дигә кичә үткәрелде. Кичәгә авылыбызның өлкәннәре чакырылган иде . Өлкәнннәрне котлап Тлянче Тамак мәдәният хезмәткәрләре үзләренен матур җырларын буләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе мул табын артында бик җылы мөхиттә узды .
Бәйрәмне үткәрүдә мәтди ярдәм курсәткән Агрофирма “Кама” ХПК-3 җитәкчесе Хөснетдинов Назиф Гыйльметдин улына ,Тлянче Тамак авыл җирлеге җитәкчесе Нәҗметдинов Рамиль Шәрипҗан улына авыл халкы зур рәхмәтен белдерде.