Романова Галина “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” финал ярышларында катнашачак

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 25 нче октябренә кадәр “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе үткәрелә.
5 нче октябрьдә республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы төгәлләнде.
Тапшырылган материалларны экспертларның тикшерү нәтиҗәләре буенча Оештыру комитеты республика бәйгесенең икенче этабы – финал ярышларында катнашачак 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәсен билгеләде. Финал ярышлары барышында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучыларны ачыклау максатыннан, 12 нче октябрьдән 23 нче октябрьгә кадәр жюри әгъзалары китапханәләргә барачак. Җиңүчеләр арасында Кенәз мәктәбеннән  Романова  Галина Николаевна да бар
Республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы барышында тапшырылган материалларны экспертлар түбәндәге төп критерийлар буенча бәяләде:
- белем бирү процессында катнашучыларга мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе;
- норматив-регламентлаштыру документларының, исәп-хисап, отчет документларының, китапханәне үстерү программасының, еллык эш планының булу-булмавы, халәте;
- китапханә фондын оештыру дәрәҗәсе;
- китапханәнең библиографик-белешмә аппаратын оештыру дәрәҗәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International