«Лидер» район балалар җәмәгать берләшмәләренә президент ягъни спикер сайланды. Үз кандидатураларын 20 мәктәп советы вәкилләре тәкъдим иткән иде. Алар арасында Круглое поле поселогы укучысы Анжела Сыркина җиңеп чыкты. Вице-призедент вазифасын исә, Мәләкәс мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Рамиль Гаффанов башкарачак. Шилнәбаш авылы укучысы Анастасия Беспалова балалар җәмәгать берләшмәләре сайты өчен җаваплы. Моннан тыш сайлауларда «Лидер» район балалар җәмәгать берләшмәләре комитет составлары да тупланды.