Мөнәздәхә әбидә кунакта

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
7 октябрь көннеБиклән мәктәбенең  2-3 класс укучылары класс җитәкчеләре Мостафина Ләйсән Тимергалиевна һәм Сөләйманова Венера Ривгатовна белән Картлар көне уңаеннан авылыбызның өлкән кешесе Шиябиева Мөнәздәхә әбигә концерт куярга бардылар. Балалар үзләре әзерләгән номерларны күрсәттеләр. 2 класс укучылары Костина Алинә,Файзулина Азалина, Якупова Айсинә,Шиябиева Рамилә бик матур шигырьләр өйрәнгәннәр , сәнгатьле итеп сөйләделәр.3 класс укучысы Мостафина Алинә “Әбием-әбекәем “дигән җырын бүләк итте. Мөнәздәхә әби укучылар чыгышын бик яратып карады ,җылы рәхмәтләрен әйтте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International