Укытучылар кɵне.
5 октябрь кɵнне Калмия авылы китапханәчесе Гыйлфанова Альмира, балалар белән ветеран укытучыларны котларга аларның ɵйләренә барды. Балалар, ветеран укытучыларга үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Оста куллар түгәрәгендә ясаган чәчәкләргә укытучыларыбыз бик сɵенде. Ветеран укытучыларыбыз Марданова Монтазима апа, Вильданова Заһира апа үзләре укыткан вакыттагы кызык хәлләрне исләренә тɵшерделәр.