Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Әнгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады.
Республиканың иң яхшы укытучыларын хөрмәтләү тантанасына 5 меңнән артык педагог чакырылганлыгы билгеле.Башкарма комитет Житәкчесе Рәсим Асылгәрәев ,аның урынбасары, мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Исаев җитәкчелегендә безнең укытучыларыбыз да бәйрәм тантанасында катнашты