Чиккән мендәрләр күргәзмәсе

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Иске Абдул мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә, музей, "Ак калфак" оешмасы белән берлектә чиккән мендәрләр күргәзмәсе оештырдык. Бу күргәзмә әле октябрь ахырына кадәр эшләячәк. Мәдәният йортына килүчеләр бер мизгелгә бу матурлык янына тукталар һәм китә алмыйча өнсез калып торалар. Чынлап та бу бик матур, җанга якын. Мендәрләрдән нур бөркелә. Чөнки анда куллар җылысы. Әнкәй кулләры, апа-сеңел куллары. 
Кадерле дуслар, Сездә бу эшкә кушыла аласыз. Рәхим итегез. Бу бердән үзегезнең осталыгыгызны күрсәтергә мөмкинлек, икенчедән балаларыбызга милли тәрбия бирүнең бер ысулы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International