Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, үзебезнең тирән хөрмәтебезне тагын бер кат күрсәтү, хәлләрен белешү, җылы сүзләребезне җиткерү максатыннан, Якупов Айбулат Мөнир улы белән төрле кайнар нокталарда ятып калган егетләрнең әти-әниләре янында булдык, кечкенә күчтәнәчләребезне тапшырдык. Алар безне һәрчак якты йөз белән каршы алалар, изге теләк белән озатып калалар. Исән-сау булып, калган балаларының кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын иде әле аларга,дип яза "Гиндикуш" музеее директоры Резеда Гарипова