Мавыктыргыч чара узды

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
Теләнче Тамак авылы балалар бакчасы 1934нче елда “Мәгариф” колхозы каршындагы балалар яслесе буларак ачыла. Аның мөдире Хәдичә Латыйп кызы Латыйпова була. Ул үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Авылыбызның бик күп җитәкчеләре һәм гади кыз-уллары, тормышыбызның авыр елларында аның тәрбиясе астында үсеп, гомерләре буе Хәдичә Латыйповага рәхмәтле булалар. Исән булса, 12нче октябрь көнне Хәдичә апага 100 яшь булыр иде. Бүген аны искә алып, бакчабыз тарихы турында слайдлар карадык. Балалар Хәдичә апаның улы Рубис Зариповның китаплары белән таныштылар, аның кызыклы  шигырьләрен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International