Район башлыгы Васил Хаҗиев бүгенге аппарат киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм саклауга кую , машина-технология паркын яңартуга басым ясады .
Район башлыгы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе башлыгына Хәйдәр Сабитовка техниканы яңартуга игътибар кирәклеге турында әйтеп узды,ремонт эшләрен оештыру,техниканы саклауга куюны даими күзәтүгә алырга һәм тикшеру комиссиясе графигын төзергә , хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә техника алу буенча Дәүләт программасыгда актив катнашырга тәгъдим итте . Киңәшмәдә,шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләренен ничек узу турында да сүз алып барылды.