Ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
 Буген  район хакимиятенең утырышлар залында ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.

Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясендә Тукай районы һәм якын-тирә районнардан, Чаллыдан, Казан шәһәрләреннән барлыгы 92 кеше ,район башлыгы Васил Хаҗиев, ТР ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, Чаллы шәһәренең ветераннар советы рәисе Рафик Имайкин һәм башкалар катнашты. 

Бу көнне биредә барлыгы унбер сорау каралды. Иң элек, конференциягә җыелучылар Гөлфидә Рәүф кызының район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының биш ел эчендә башкарылган эшенә хисап чыгышын, район башлыгы Васил Хаҗиев, җирле оешма рәисләренең чыгышларын тыңладылар. Аннары һәммәсе дә бердәм тавыш биреп, конференциянең карарын кабул иттеләр. Шулай ук көн кадагындагы унбер сорауны карау кысаларында, районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы ревизия комиссияләренең исәп-хисап чыгышларын тыңлап уздылар. 
Конференциянең төп темасы – яңа җитәкчене сайлау да бертавыштан, бердәм узды. Залда утыручылар һәммәсе дә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе итеп Галимҗан Зариповны сайлады. Лаеклы ялга чыгу сәбәпле, үз вәкаләтләрен яңа җитәкчегә тапшырган Гөлфидә Гыйниятуллина исә, үзе белән эшләгән хезмәттәшләре, җирле ветераннар советы, инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, килгән кунаклардан котлау сүзләре, матур теләкләр кабул итте. 
Конференция  ахырында  ТР ветераннар советы, район хакимияте, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы исеменнән залда утыручы мөхтәрәм кешеләргә  Мактау  грамоталары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Казанда уза торган  конференциянгә делегатлар сайланды ,алар:
Гөлфидә Рәүф кызының Гыйниятуллина,Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов, Клара Хөсәинова, Николай Самойлов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International