Тыл ветераны Давлетова Фәһимә апага 15 октябрь көнне 95 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Люция Хаковна, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәния Әнәсовна килделәр. Фәһимә апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Давлетовлар гаиләсе 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, Фәһимә апа бүгенге көндә кече кызы тәрбиясендә гомер кичерә.