Районда традициягә кергән «Истоки» күргәзмә-конкурсына старт бирелде. Бәйге милли мәдәниятне саклау, гореф-гадәтләрне яңарту, сәләтле яшьләрне ачыклау кебек максатларны үз эченә ала. Зур күләмле бу чарага әзерлек кысаларында авыл җирлекләрендә шактый эшләр башкарылды. Анда барлык җирлекләр катнаша, шул исәптән кече авыллар да. Концертлар үзәк авыллардагы мәдәният йортларында үтәчәк. Катнашучылар үз авыллары тарихына, аның традицияләренә тукталырга, авыл җырын, логотибын презентацияләргә, видеоязма күрсәтергә тиешләр.
Иске Җирекледә жюри һәм тамашачылар игътибарына беренче концерт үтте инде. Конкурсның сонгы этабы 3 декабрь кэнне "Энергетик" мәдәният йортында үтәчәк.