Тубэн Суыксунын "2015 нче елның Иң ягымлы әби"се

2015 елның 16 октябре, җомга

9 октябрь көнне Круглое Поленың мәдәният йортында "Суперәби-2015" районкүләм бәйге үтте. Анда безнең авыл җирлегеннән Гиздатуллина Лилия Нурислам кызы катнашты. Ул үзенең кыскача тормышы турында сөйләп утте, аш-суга осталыгын, чәчәкләр яратуын, мәдәният дөньясына гашыйк булуын исбат итте. Балалары һәм оныклары тарафыннан яраткан әни, сөйкемле әби икәнен дәлилләде. Чишмә кебек челтерәп аккан тавышы белән татар моңын тамашачыларга җиткерде. Нәтиҗәдә "2015 нче елның Иң ягымлы әби" номинациясенә ия булды.
--
Инзиля Садыкова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International