Күзкәй китапханәсендә "Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?" дигән чара узды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Күзкәй китапханәсендә көзге байлыкка-уңышка багышлап "Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?" дигән чара узды. Мероприятие башланганчы яңа китаплар белән танышу, фикер алышу бик җанлы булды. Супер - китап дип "Туфан Миңнуллин" аталды. Ә инде китапханәгә көзге муллык тутырылган кәрҗинен тотып "Көз кызы"(эколог Тәгзимә Гыйззәтуллина) килеп кергәч сүз үзебезнең җирлектә үскән яшелчә, җиләк-җимеш, үләннәр турында, һәрберсенең файдасы, үстерү үзенчәлекләре, дәвалану-пешерү рецептлары турында барды. "Бакчадагы көзге эшләр" дигән темага китап күзәтү ясалды.(Т. Шайхнурова)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International