Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
 Тукай муниципаль район Советының   икенче утырышы узды  . Сессия   район башлыгы Вәсил Хаҗиев рәислегендә узды. Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты -  Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең өлкән  советнигы Фәнис Галиәхмәтулы Нуреев ,ОАО  «Татспиртпром»генераль  директоры- Министрлар Кабинетыннан район  буенча куратор  итеп билгеләп куелган  Ирек  Җәүдәт улы Миннәхмәтов , депутатлар катнашты. Утырышның  көн тәртибенә 6 мәсьәлә кертелгән иде  ,шуларның берсе Тукай  районы башкарма комитеты җитәкчесе сайлау. Депутатлар бер тавыштан  Башкарма комитет  җитәкчесе итеп  ,озак еллар шул вазыйфаны башкаручы Рәсим Вәсим улы Асылгәрәевны сайладылар ,калган барлык мәсьәләләрдә каралды,карар кабул ителде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International