“ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурсларына катнашырга чакырып калабыз

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
Тукай муниципаль районбашкарма комитеты  ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен үткәрә торган “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республикакүләм конкурсларына катнашырга чакыра

 Конкурс, әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм предприятиеләрнең табигатьне саклау буенча алып барылган эшчәнлеген бәяләү максатыннан, үткәрелә.

Конкурста предприятиеләр һәм оешмалар электроэнергетика, нефть чыгару һәм нефть-химия сәнәгате, төзелеш материаллары җитештерү, машина төзелеше, шулай ук урман һәм агач эшкәртү сәнәгате, икенчел ресурсларны җыю һәм эшкәртү, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате, торак-коммуналь комплекс – барлыгы 8 тармак буенча бәяләнә


 Тулы белешмәләрне  _ Ссылка: http://eco.tatarstan.ru/rus/respublikanskie-konkursi-ekolider-i-chelovek-i.htm һәм  телефон 8(843) 2676811 аркылы белергә була 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International