Харисова Алсу “Мәһдиев укулары” нда катнашты

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Туган телебез – татар теленә битараф булмаган укучыларыбыз, төрле конференцияләрдә катнашып, уңышларга ирешеп киләләр. Шундый укучыларыбыз арасында иң активларның берсе,Биклән   мәктәбенең 11 нче класс укучысы Харисова Алсу  Казан (Идел буе) федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге үткәргән “Мәһдиев укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә үзенең фәнни хезмәте белән чыгыш ясады. Башка барлык катнашучылар белән бергә Алсу да сертификат белән бүләкләнде. Афәрин, Алсу! Киләчәктә дә сиңа зур уңышлар юлдаш булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International